«ТАТАР ГАЗЕТАСЫ»

№4-5, 10.07.2001


ЛЂМБЕРЂДЂ САБАН ТУЕ

Ирек БИККИНИН

24 июньдђ, якшђмбе кљнне, Лђмберђдђ гљрлђп-шаулап бик књћелле Сабан туе њтте.

Ђ бер кљн элек, шимбђ кљн, 23 июньдђ, Лђмберђ мђдђният эшчелђре, Сабан туен оештыручылар – Рђшидђ Ипкаева, Альфия Максимова, Роза Сюбаева џђм Виктор Кирсанов Лђмберђнећ тљрле урамнары буенча, кулларына Сабан туе байрагы џђм баян тотып, ќырлар ќырлап, халыктан бњлђклђр ќыйдылар. Кем нђрсђ бирде, – йомырка, сљлгелђр, яулыклар, – халык мондый изге эшкђ берни жђллђмђде.

Лђмберђ районы башлыгы Кђбир Альмяшев канђгать – Сабан туе

Лђмберђ районы башлыгы Кђбир Альмяшев канђгать – Сабан туе яхшы њтте. Лђмберђ њзђк мђйданында фонтан янында тормыш иптђше Венера белђн.

Виктор Кирсанов, район мђдђният йорты директоры, бу кљнне аеруча књтђренке књћелле иде – ул бу кљнне Пензадан 122 мећ сумлык аппаратура китергђн.

Лђмберђ артистларыныћ књптђнге хыяллары тормышка ашты – ђле аларныћ њзлђренећ югары сыйфатлы аппаратуралары бар. Болай да мескеннђр озак азапландылар, ничђмђ-ничђ еллар књршелђрдђн аппаратура соралып концертлар њткђрделђр.

Лђмберђ халкы џђм тљрле татар авылларыннан килгђн кунаклар мђйданга килњлђренђ њкенмђделђр – артистлар концерт куйды, кљрђшчелђр кљрђштелђр, парашютчылар књктђн ќиргђ сикерделђр, аш-сулар да сатылды, књћел ачулар караћгы тљнгђ кадђр булды.

Россия башлыгы, президент Владимир Путин Казан кызын

Россия башлыгы, президент Владимир Путин Казан кызын ќићгђн кебек, Мордовия башлыгы Николай Меркушкин да берђр Лђмберђ кызыныћ кулын бљгђ алыр иде, шулай бит?

Сабан туйлары тарихыннан.

Бу безнећ борынгы бђйрђмебез элекке заманнарда апрель ае беткђндђ, ќирлђр сукалау алдыннан њткђрелгђн. Шуннан исеме дђ аныћ “сабан туе”, димђк, сабан белђн ќирнећ туе. Бозлар эрегђч, ќир уянгач, ачык кырлардан кар сулары китеп баргач њткђрелђ булган ул бђйрђм.

Бу бђйрђм “туй” дип юкка гына ђйтелмђгђн. Ир белђн хатын балалар њстерер љчен кушылыр алдыннан никахка кереп туй њткђрергђ тиешлђр бит. Шулай ук сабанчыныћ сабаны ќиргђ керер алдыннан Сабан туе њткђрелђ булган. Ир белђн хатын яхшы балалар њстергђн кебек, сабан белђн эшкђртелгђн ќир яхшы ућыш бирсен љчен борынгы татар бабаларыбыз шундый туйлар уйный булганннар.

Ник соћ ђлеге заманда Сабан туйлары май беткђндђ џђм июнь аенда њткђрелђ? Хикмђте моныћ менђ нђрсђдђ. Июнь аенда элекке вакытларда татар авылларында ќыеннар њткђрелгђн. Совет заманында исђ шул яћа хокемнђргђ ошамаган ќыеннар гадђтен бетерер љчен Сабан туен ќыен вакытына књчергђннђр џђм ике аерым вакыйганы бер иткђннђр. Спорт џђм књћел ачу традициялђрен генђ калдырып, халыкка бик књп уйларга џђм сљйлђшергђ вакыт калдырмыйча, атналык бђйрђмне бер кљндђ њткђрђ башлаганнар.

“Умырзая” ансамбле татарларга Сабан туен татар бђйрђме

“Умырзая” ансамбле татарларга Сабан туен татар бђйрђме икђнлеген онытырга бирмђде.

Ќыен ул чђчњлђр беткђч – майныћ соћгы кљннђрендђ яки июньнећ беренче кљннђрендђ башланган, печђнгђ тљшкђнче яки урак љстенђ чаклы барган – берничђ авыл бергђ ќыелып њткђрелгђн. Ул бер кљн генђ тњгел, берничђ атна да барган. Анда тљрде авыллардан кешелђр, аеруча яшь кешелђр – кызлар џђм егетлђр – танышканнар, сљйлђшкђннђр, тљрле проблемаларны чишкђннђр, дљнья хђллђрен сљйлђгђннђр.

... Яћадан Лђмберђбезгђ кайтыек. Лђмберђ бђйрђмендђ республикабыз тњбђлђре юк иде. Ђ књрше тљбђклђрдђ Сабан туйларында тњрђлђр булдымы соћ? Булды гынамы.

Мђсђлђн, Россия башлыгы, президент Владимир Путин, узган ел Сабан туен Казанда њткђрсђ, быел 10 июньдђ Уфада Башкортостан президенты Муртаза Рахимовныћ кунагы булды. Сабан туе татарларда да, башкортларда да бер ук ул. Ђмма быел Уфада Путин, узган ел Казандагы кебек, катыктан тешлђре белђн акча эзлђмђде. Татар катыгы башкорт катыгыннан тђмлерђкме икђн?

Татар яшђгђн тљбђклђрдђ – Республика Коми (Усинск шђџђрендђ) – республика башы Юрий Спиридонов, Ленинград љлкђсе (Кузьмолово поселогында) – губернатор Валерий Сердюков, Астрахань (Яћа Књчергђн авылында) – губернатор Анатолий Гужвин њзлђренећ љлкђлђренећ татарларын хљрмђт итеп Сабан туйларында иделђр.

Андый ерак бармыек, якындагы Ульяновск, Самара губернаторлары Владимир Шаманов џђм Константин Титов (Титов быел анда булмаган. - И.Б.) бик ачык чырай белђн њз љлкђ Сабан туйларында катнаштылар.

Татар Сабан туенда тљрле миллђт балалары књћел ачтылар.

Татар Сабан туенда тљрле миллђт балалары књћел ачтылар.

Шулай ук, мђсђлђн, књптђн тњгел генђ, 3 июньдђ, безнећ “Якташлар” ќђмгыяте башлыгы Шамил Бикмаев Саратовта Сабан туенда булган иде. Анда Саратов губернаторы Дмитрий Аяцков Башкортостан, Мордовия, Оренбург, Пермь, Татарстан, Тњбђн Новгород, Ульяновскидан кунаклар ќыеп, Сабан туен татар џђм башкорт халкы љчен генђ тњгел, њзгђ миллђтлђр љчен дђ бђйрђмгђ ђверелгђнлеген ђйткђн.

Бездђ Лђмберђдђ Сабан туенда ић зур республика нђчђллђреннђн спорт комитеты башлыгы Анатолий Грачев кына иде, ул да дљнья књлђмендђ билгеле Шамил Тарпищев янында ияреп кенђ килде. Тарпищев та кыска гына чыгыш ясады да, тиз генђ китеп тђ барды. Шамил Ђнвђр улы Мордовияга еш кына килеп торса да, гомерендђ бер тапкыр да “Якташлар” ќђмгыяте белђн, кић татар ќђмђгатьчелеге белђн очрашырга телђге булганы юк ђлегђ. Мукшы тњбђлђребез янындагы йљрегђн ялагайлар белђн очраша торгандыр, аны белмибез, ђмма Мордовияга ничђмђ-ничђ еллар йљреп тђ, бер дђ татар ќђмђгатьчелеге белђн бер очрашу да уздырмады. Кирђксенми торгандыр, књрђсећ.

Шамил Тарпищев гомерендђ беренче тапкыр Мордовия

Шамил Тарпищев гомерендђ беренче тапкыр Мордовия татарлары каршында чыгыш ясый.

Лђмберђнећ традициясе инде: чит халыкларга ярарга тырышып, њз телебезне яшереп (читлђр аћламас!), ничек тђ читлђр каршында яхшы атлы калырга телђп, гореф-гадђтлђребезне телђсђ ничек, телђсђ нинди рђвештђ бозудан да тартынмыйлар.

Чит халык килгђн икђн, килсен. 150 ел элек тђ чит миллђт вђкиллђре сабан туйларында катнашкан, монда чиклђњлђр юк. Ђмма кем дђ, читлђргђ яраклашып, чит телгђ књчеп, татар Сабан туен чит телдђ њткђрмђгђн. Хђзерге заман хурлыгы гына бу.

Концерт та гадђттђге район њзђгендђ њткђрелђ торган бер концерт кына булды – татар, урыс, мукшы ќырлары бер-берсен алыштыра гына бардылар. Ник ќырларны аерырга ярамый? Ник бердђн, бер-бер артлы татар ќырларын ќырламаска? Татар џђм урыс ќырларыныћ мелодик тљзелешлђре бљтенлђй њзгђ – нигђ аларны бер-берсе белђн бутарга?

Књрђсен, шундый политикалары инде – татар колагы татар моћнарын ишетеп, татар йљрђге бик назланып љлгермђсен диептер инде. Кем белђ, шулай дус булыек диеп, тиздђн Лђмберђ мђчетендђ дђ пуплар тђре књтђреп, тљтен ќибђргечлђре (кадило) белђн йљремђслђрме икђн?

... Ђ концерт беткђч, парашютчылар биек џавалардан Лђмберђ мђйданына тљшкђч, тљрле конкурслар башланды. Кем ќырлар ќырлый, кем кљрђшђ, кем якынынын кулын сындырырга тырыша (армрестлинг дип ђйтелђ), кем баганага менђ. Кыскача, кем кемне алдыра. Бђйгелђр џђм конкурслар шундый књп иде, нибарысын књреп тђ булмады.

Кем ђйтђ, Сабан туе, ђ мића бу бђйрђм “народные гуляния”га ошады. Баштан ук татар телендђ язылган сценарийлары булса да, сђхнђдђн бер авыз тутырып татарча ђйтњче булмады диярлек. Гарьлегеннђн њз ниећђ њзећ кадалып њлђрсен. Ќырлар тљрле телдђ ќырланса да, концертны алып бару гел урыс телендђ иде. Нђрсђ соћ калды бу татар бђйрђменнђн? Исеме? Тиздђн исемен дђ њзгђртерлђр, чит халыклар аћламый диеп Сабан туе урынына “Плуговая гулянка” дип кенђ ђйтеп ќибђрмђслђрме?

Бу “плуговая гулянка”да безнећ газетага каршы 2 елга якын судлашкан Ялхайнын “ирђнеч арткырылары” да бар иде. Алар сђхнђгђ оялмыйча фонограмма белђн чыгып, авызларын бушка ачып-йомгалап, џаман да артларын џђм башка ќирлђрен боргалап, Сабан туеныћ бљтен ямен боздылар.

Тљмђн љлкђсендђ 30 июньнђн 7 июльгђ књчерелгђн Сабан туен њткђрер љчен татарларныћ милли-мђдђни мљхтђрияте (национально-культурная автономия) љлкђ бюджетыннан 800 мећ сум акча сорап алган. Ђле ул акчалар ќитђрме диеп кайгырталар.

Ђ безнећ республика бюджетыннан Сабан туена књпме булса акча бирделђрме икђн? Ђлбђттђ, акчаныћ књбесе район бюджетыннан, улсы билгеле инде. Спонсорлар исемлеге дђ ђйтелде, урысы-татары акчалата яки товарлата биргђн, рђхмђт аларга, ђмма республика бюджеты турында берни ишетелмђде. Бирмђгђннђрдер. Биргђн булсалар, аларга бил бљгеп, кат-кат рђхмђт ђйткђн булырлар иде. Ђмма аларга татар рђхмђте кирђкми, књрђсен.

Сабан туе ахырына якынлаша, љйгђ китђр алдыннан ядкарь

Сабан туе ахырына якынлаша, љйгђ китђр алдыннан ядкарь итеп фотога тљшиек.


© «ТАТАР ГАЗЕТАСЫ»
E-mail: irek@moris.ru